Сарсак-Омга лицеенда балалар юл-транспорт травматизмын профилактикалау буенча ата-аналар җыелышы узды

2024 елның 3 июне, дүшәмбе

Чара «Игътибар-балалар» оператив-профилактик чарасы кысаларында узды


30 май көнне Сарсак-Омга лицеенда балалар юл-транспорт травматизмын профилактикалау буенча ата-аналар җыелышы булып узды. Чарада Әгерҗедән Юсупова Ләйлә район ЮХИДИ бүлегенең административ практикасы буенча өлкән инспекторы катнашты.

Әңгәмә барышында инспекторлар ата-аналарга юл хәрәкәте кагыйдәләрен мәҗбүри үтәү, шулай ук балаларны йөртүдә тотып тору җайланмаларын куллану турында искә төшерде. “БДД” профилактика бүлегенең Әгерҗе районы бүлекчәсе начальнигы Шиабутдинова Ләйсән район башкарма комитетының әйдәүче белгече Гимазова Регина белән берлектә чираттагы тапкыр ата-аналарга тәүлекнең караңгы вакытында яктылык кайтаргыч элементлардан файдалану турында искә төшерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International