Семинарда катнашучылар өчен хуҗалыкларга экскурсияләр оештырылачак һәм тематик түгәрәк өстәлләр уздырылачак.
20 майдан Татарстанда авыл халкының эшлекле активлыгын арттыруга багышланган зона семинар-киңәшмәләре үткәрелә. Чаралар Апас, Балтач һәм Баулы районнарында узды инде, дип хәбәр итә Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы.
3 июньдә Әгерҗе районында йомгаклау зона семинар-киңәшмәсе узачак. Анда республиканың төрле ведомстволары җитәкчеләре һәм вәкилләре катнашачак. Анда Әгерҗе, Актаныш, Алексеевск, Алабуга, Менделеевск, Минзәлә, Түбән Кама, Сарман, Тукай, Чистай районнары катнашачак.
Семинарда катнашучылар өчен хуҗалыкларга экскурсияләр оештырылачак һәм тематик түгәрәк өстәлләр уздырылачак. Аннары район мәдәният сараенда чараның пленар өлеше узачак.