Әгерҗе командасы Татарстан янгыннан ирекле саклау бүлекчәләре арасында республика ярышлары финалында чыгыш ясады

2024 елның 3 июне, дүшәмбе

Безнең команда лидерлар унлыгына керде, 8 нче урынны яулады


Кукмарада Татарстан янгыннан ирекле саклау бүлекчәләре арасында республика ярышлары финалы узды.

Анда 43 команда катнашты. Районыбыз данын шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Илнар Гыйззәтуллин һәм Тирсә мәктәбенең физкультура укытучысы Рамил Гинатуллин яклады.

Командалар йөгергәндә койма киртәсен, янгын сүндерүче бумны үттеләр, зыян күрүчегә беренче медицина ярдәмен күрсәттеләр, янгын сүндерүченең хәрби киеменә киенеп, мотопомпа белән эшләү тәртибен күрсәттеләр һәм башка биремнәрне үтәделәр.

Безнең команда лидерлар унлыгына керде, 8 урын яулады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International