Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Агрызский муниципальный район
рус
тат
Сорау бирү
Район һәм шәһәр турында
Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы Башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
"Әгерҗе шәһәре" муниципаль берәмлеге
Әгерҗе районы символлары
Бәйрәмнәр
Инвестиционный паспорт Агрызского муниципального района
Район тормышы
Кадрлар сәясәте
Сайтныӊ картасы
Муниципаль контроль
Коммерциянеке булмаган оешмалар
Хокук саклау органнары
Коррупциягә каршы эшчәнлек
Экономика и показатели района
Социаль өлкә
Кулланучыларның хокукларын яклау
Төбәк сайлау комиссиясе
Тематик бүлекләр
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
Сессия карарлары
Район Башлыгы карарлары һәм боерыклары
Район Башкарма комитеты карарлары һәм боерыклары
Әгерҗе шәһәре муниципаль берәмлеге Башлыгы карарлары һәм боерыклары
Әгерҗе шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты карарлары һәм боерыклары
Халык тыңлаулары
Планнар һәм программалар
Матбугат үзәге
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү
Муниципаль районнар
Әгерҗе муниципаль районы
Күңелегез картаюны белмәсен
2013 елның 8 октябре, сишәмбе
“67 яшемә җитеп, мондый хөрмәт күргәнем юк иде. Ыспай киенгән егетләр ишектән керүгә үк чәчәкләр белән каршы алдылар. Ә сәхнә түрендә район башлыгының Рәхмәт хаты һәм бүләкләрен дә алгач, күңелләр тулды“, – ди Тирсәдән хезмәт ветераны Миңнур Һадиева район Мәдәният сараенда Өлкәннәр көненә багышланган концертта алган тәэсирләре белән уртаклашып.
Миңнур апа кебек гомерләрен намуслы хезмәткә багышлаган, матур гаилә корып, балаларын ил-көнгә лаеклы итеп үстергән, чәчләренә чал кунса да һаман актив тормыш алып барган бик күп апа-абыйлар чакырылган иде тантанага. Әйе, аларның картаерга вакытлары юк. Балаларына ярдәм итәселәре, оныкларын тәрбиялисе бар. Үзләре дә картлыкка якынаерга ирек куймыйлар. Күбесе сәламәт тормыш рәвеше алып бара, кул эшләре белән шөгыльләнә, мәдәният казанында кайный, ә кемдер үзе турында да онытып, башкаларны кайгыртып яши. Бәйрәм көнендә шундый ветераннарыбызны сәхнә түрендә хөрмәтләделәр. Әнә, “Күңелебез белән без һәрчак яшь“ номинациясендә сәхнәгә күтәрелгән бер төркем өлкәннәребезне алып баручылар хәтта вальс биетеп тә алдылар. Ә алар сынаталармы соң инде?!
– Гомер буе сәхнәдән төшмәдем. Район сәхнәсендә чыгыш ясаган вакытларым да күп булды. Алып баручы әби белән оныкларның вальс әйләнергә кушулары көтелмәгән “сюрприз“ булса да, аякларым, яшь чактагы кебек, үзеннән-үзе биеп китте, – диде Салагыштан Лидия Мәҗитова.
ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары Рамил Мәхмүтов, район башлыгы Валерий Макаров, аның урынбасары Ришат Нурисламов, район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Авдеевның бәйрәм уңаеннан теләкләре уртак иде: “Яшәргә дә яшәргә әле сезгә, өлкәннәребез. Сез эш-гамәлләрегез белән яшьләргә үрнәк. Сезнең акыллы киңәшләрегез, зирәк фикерләрегез тормышта һәрчак ярдәм итә. Олыгаеп барсагыз да, күңелегез һәрчак яшь калсын“, – диделәр алар. Район ветераннар советы һәм инвалидлар җәмгыяте рәисе Рәвия Лутошкина “Картлык мине өйдә тоталмас“ номинациясендә Тирсәдән Люция Вәлиева, Әгерҗедән Земфира Линькова, Нәзирә Гарифуллина, Иске Чекалдадан Галина Королева, Салагыштан Лениза Шәрипова, Яңа Акхуҗадан Зәмфирә Дәүләтшинаны котлаганда, өлкәннәргә рәхмәт сүзләре дә җиткерде:
– Районыбыз халкының 30 процентын пенсионерлар тәшкил итә. Сезнең һәрберегез районның социаль-икътисади үсешенә зур өлеш кертте. Тырыш, намуслы хезмәтегез, вакыт белән исәпләшмичә эшләгәнегез өчен рәхмәт сезгә! Әлбәттә, проблемалар да юк түгел. Әмма ничек кенә булмасын, сез төшенкелеккә бирелергә тиеш түгел, һәрвакыт оптимистик рухта яшәгез, – диде ул.
Бу номинациядә бүләкләнгән озак еллар җаваплы урыннарда эшләгән Нәзирә Гарифуллина залда утыручы өлкәннәргә:
– Яшьлек елларыбыз хезмәттә узды. Хәзер ул вакытларны сагынып искә алабыз. Безне менә шундый бәйрәмнәр очраштыра. Моң-зарларга юл куймыйча, куанып, тормыштан ямь табып яшик, – дип мөрәҗәгать итте.
Ә сәхнә түрендә хөрмәтле ветераннарыбызга багышлап җырлар яңгырады, бию коллективлары матур чыгышларын бүләк иттеләр. Артистларыбызның һәр чыгышы көчле алкышларга күмелде. Инде лаеклы ялда булсалар да, һаман җыр-моңнан аерылмаучы “Мирас“ ансамбле өлкәннәренең җыр-биюләрен аеруча җылы кабул иттеләр.
– “Көмеш телле гармун“ ансабле егетләре гармун сузганда аяклар тыпырдый, татар көйләренә кушылып җырлыйсы килә. Сокланып карап утырдым һәр чыгышны. Рәхмәтләр яусын! – диде Яңа Акхуҗадан медицина ветераны Зәмфирә Дәүләтшина.
Әнә шулай, концерттан дәртләнеп, яшәүгә көч алып таралыштылар өлкәннәребез.
http://www.agryz-rt.ru/
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
май, 2026 ел
2026 ел башыннан Татарстанда 60 меңгә якын гаилә ана капиталы акчасын балаларының белем алуына юнәлдергән
Сертификатның күләме индексацияләнде һәм беренче бала туган гаиләләр өчен ул 728 921,90 сум тәшкил итә.
1 июньнән ике һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче татарстанлылар ике яки аннан да күбрәк бала үстерүче эшләүче ата-аналар өчен түләү рәсмиләштерә алачак.
Әлеге төр түләүне алуга 18 яшькә кадәрге (уку йортының көндезге бүлегендә укучылар 23 яшькә кадәр) ике һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче эшләүче ата-ананың (шулай ук уллыкка алучыларның, опекуннар һәм попечительләрнең) икесенең дә хокуклары бар.
22
май, 2026 ел
Яңа буынның алыштыргысыз ярдәмчесе: робот - тәрәзә юучы!
Яз җитү белән һәр хуҗа хатын тәрәзәләрне ничек юарга икән дип уйлана.
Бакча җиһазлары сатып алганда кулланучының хокуклары
Хокуклар «кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законы белән көйләнә (№ 2300 1 07.02.1992).
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз