Быел Әгерҗе районында 177 балигъ булмаган яшүсмер эшкә урнаштырылачак

2024 елның 3 июне, дүшәмбе

Мәшгульлек үзәге юлламасы буенча 14-18 яшьлек балаларны эшкә урнаштыруның төп шарты - Дәүләт хезмәтләре порталында хисап язмасы булу


2024 елда 14 яшьтән 18 яшькә кадәрге 177 балигъ булмаган балага дәрестән тыш вакытта һәм җәйге ял вакытында эшкә урнашу мөмкинлеге бирелә.

Аларны мәгариф учреждениеләре территорияләрен, спорт мәйданчыкларын, ял итү урыннарын төзекләндерү һәм яшелләндерү, авыл хуҗалыгы культураларын карау һәм урып-җыю кебек эшләргә җәлеп итәчәкләр.

- Мәшгульлек үзәге юлламасы буенча 14-18 яшьлек балаларны эшкә урнаштыруның төп шарты - Дәүләт хезмәтләре порталында хисап язмасы булу. Бу очракта гына яшүсмер "Россиядә эш" дигән бердәм цифрлы платформада теркәлә һәм гариза яза ала, - дип аңлатты Әгерҗе районында халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең филиалы җитәкчесе Ирина Поносова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International