Семинарның хөрмәтле кунаклары арасында - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы» ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин
Бүген Әгерҗе районында авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру мәсьәләләре буенча зона семинар-киңәшмәсе уза.
Анда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы» ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, районнар башлыклары, республиканың төрле ведомстволары җитәкчеләре һәм вәкилләре катнашачак.
Шулай ук Әгерҗе, Актаныш, Алексеевск, Алабуга, Менделеевск, Минзәлә, Түбән Кама, Сарман, Тукай, Чистай районнарыннан да катнашучылар булачак.
Семинарда катнашучылар «Муллануров Т.Х.» КФХның сарык фермасында, Сарсак-Омгада Черновларның мини-фермасында булачаклар.
Алар өчен тематик түгәрәк өстәлләр үткәреләчәк.
Район Мәдәният сараенда чараның пленар өлеше узачак.