Әгерҗе районының авыл хуҗалыгы тормышы: саннар һәм фактлар

2024 елның 3 июне, дүшәмбе

Әгерҗе районында чәчү мәйданы 42,9 мең га тәшкил итә


Әгерҗе районының эре һәм урта авыл хуҗалыгы предприятиеләре: «Нәүрүз» җәмгыяте, «Нәүрүз» хуҗалыгы, Сарсак-Омгада «Сәетов» крестьян-фермер хуҗалыгы.

Күптән түгел Девәтернә зонасында элеккеге «Тугызбуй» агрофирмасы җирләрендә «Мир» җәмгыяте үз филиалын ачты.

Әгерҗе районында чәчү мәйданы 42,9 мең га тәшкил итә. Бөртекле һәм кузаклы культуралар - 22,7 мең га, азык культуралары - 7,7 мең га, техник культуралар - 4 мең га, күпьеллык үләннәр - 8,5 мең га.

Авыл хуҗалыгы тармагында 6487 баш эре мөгезле терлек бар. Шуларның 3111 е - сыерлар.

295 берәмлек техника исәпләнә.

Тармакта 408 кеше эшли.

Авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү белән шөгыльләнүче фермерлар һәм шәхси эшкуарлар саны - 50.

Быел чәчү эшләре 25,5 мең га мәйданда башкарылды. Алар тәмамлану стадиясендә.

Дүрт ай эчендә сөт саву күләме: “Нәүрүз” ширкәтендә - 3941 тонна (узган елга караганда 47 тоннага күбрәк), “Наҗар” хуҗалыгында - 518 тонна (9 тоннага кимрәк), крестьян-фермер хуҗалыгында - 550 тонна (207 тоннага күбрәк), крестьян-фермер хуҗалыкларында - 780 тонна (112 тоннага күбрәк).

Бүгенге көндә район буенча бер сыердан тәүлеккә 19,7 килограмм сөт савыла. 2023 елның шул ук чорында әлеге күрсәткеч 18,6 кг тәшкил иткән.

Райондагы 21 кеше авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек өлкәсендәге грантлардан файдаланды.

Шәхси хуҗалыкларда 4454 баш мөгезле эре терлек исәпләнә, шул исәптән 1524 баш сыер, 1745 кәҗә, 3390 сарык, 222 ат, 42183 кош-корт, 5169 умарта оясы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International