Ике компания инде парк резидентлары булырга теләк белдерделәр
Татарстанның Әгерҗе районында яңа сәнәгать паркы төзеләчәк, анда резидентлар инде әзер инфраструктураны арендага ала алачак. Бүген тиешле проект Татарстан Республикасы инвестсоветында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә каралды, дип яза "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы.
«Бүгенге көндә Әгерҗе районында сәнәгать мәйданнарына кытлык күзәтелә, шуңа бәйле рәвештә күрше районнарга һәм төбәкләргә маятниклы миграция кертүче халыкның саны югары. Эшмәкәрләрнең үз производстволарын әзер күчемсез милектә урнаштыру мөмкинлеге булачак», - дип сөйләде «Унипарк» ҖЧҖ генераль директоры Марат Шакиров.
Аның сүзләренә караганда, ике компания инде парк резидентлары булырга теләк белдергән. Алар җиләк-җимеш чипслары, котельныйлар һәм газ поршеньнәре җитештерүне урнаштырырга планлаштыралар.