Әлеге эшләр «Пространстволы мәгълүматларның милли системасы» дәүләт программасын гамәлгә ашыру максатларында, шул исәптән БДКМРда мәгълүматларның тулылыгын һәм сыйфатын тәэмин итүгә юнәлдерелгән
Татарстанда комплекслы кадастр эшләре Биектау, Лаеш, Питрәч, Тукай, Әлмәт, Түбән Кама, Менделеевск, Балык Бистәсе, Саба, Чистай районнары территорияләренә, шулай ук Казан һәм Яр Чаллы территорияләренә кагылачак.
Агымдагы елда федераль бюджет һәм Татарстан Республикасы бюджеты акчалары исәбеннән 30 меңнән артык күчемсез милек объекты 67 кадастр кварталына карата комплекслы кадастр эшләре башкарылачак.
Эшләрне "Роскадастр"ның Татарстан Республикасы буенча филиалы башкарачак.
Комплекслы кадастр эшләре үткәреләчәк кадастр кварталлары белән түбәндәге сылтама буенча танышырга була.