Сингапур методикасы безгә дә килеп җитте

2013 елның 8 октябре, сишәмбе
Сингапур вәкиле Чин Хуат Ган 1нче гимназиядә мәгълүмати-методик үзәк белгечләреннән имтихан алды.

Әлеге белгечләр гимназия мөгаллимнәренә сингапур методикасының төп юнәлешен – конэрс тәкъдим иттеләр. Әлеге методика укучыларның төркемләп эшләвенә нигезләнгән. Болай эшләгәндә баланың сәләте ачыла, ул фикер йөртергә, башкаларны тыңларга  өйрәнә.

Төркемнәрдә эшләгән педагоглар әлеге методиканы үзләрендә сынап карадылар. Бу көннәрдә Сингапур кунагы җитәкчелегендә мәгълүмати-методик үзәк белгечләре мондый тренингларны башка мәктәпләрдә дә уздырачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International