Әгерҗе армрестлерлары Татарстан Республикасы җыелма командасы составында уңышлы чыгыш ясадылар

2024 елның 4 июне, сишәмбе

Гомумкоманда зачетында Татарстан җыелма командасы 3 нче урынны алды


Сочида армрестлинг буенча Бөтенроссия ярышлары тәмамланды, аларда Татарстан Республикасы җыелма командасы составында Әгерҗе спортчылары чыгыш ясады. Барлыгы Россиянең 25 төбәгеннән 200дән артык спортчы катнашты. Гомумкоманда зачетында Татарстан җыелма командасы 3 урынны яулады.

Команда нәтиҗәсенә “Спорт мәктәбе” тренер-укытучысы Закиров Руслан һәм аның шәкерте Козиев Рөстәм үз өлешен кертте, алар икесе дә ярышларның бронза призерлары булдылар. Әгерҗе командасының бердәнбер кызы Шагеева Рузилә 2 урынны яулады. Бу ярышларда Рөстәм һәм Рузилә КМС разрядларын расладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International