Бүләкләү зона семинарында узды
Әгерҗе районының крестьян (фермер) хуҗалыгы башлыгы Марат Мөхәммәдиев «Татарстан Республикасының иң яхшы крестьян (фермер) хуҗалыгы башлыгы» республика конкурсында җиңүче Диплом белән бүләкләнде.
Бүләкне Марат Мәсгут улы Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советында "Бердәм Россия" фракциясе әгъзасы Азат Хамаев кулыннан авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру мәсьәләләре буенча зона семинарының пленар өлешендә алды.