Бүләкләү зона семинары кысаларында узды
Татарстан Республикасы җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттырудагы, җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итүдәге казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен Әгерҗе муниципаль районының Азево авыл җирлеге башлыгы - Семенов Владимир Семенович “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы” ассоциациясенең Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
Мактау грамотасын Владимир Семеновичка “Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы” ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин тапшырды.