Бүген имтиханнарның беренче нәтиҗәләре билгеле булды
23 майда район чыгарылыш сыйныф укучылары әдәбият, химия һәм география буенча БДИ яздылар. Бүген имтиханнарның беренче нәтиҗәләре билгеле булды.
Мәсәлән, 2 нче мәктәп укучысы Савинова Анастасия әдәбият буенча БДИда югары балл җыйды. Чыгарылышны имтиханга рус теле һәм әдәбияты укытучысы Ольга Костенкова әзерләде.