Бәйрәм чаралары 10.00 сәгатьтә башлана
8 июньдә Әгерҗе районының Пелемеш авылы янындагы аланда районыбызның мари авыллары арасында «Пеледыш пайрем» («Чәчәкләр бәйрәме») узачак. Бәйрәм чаралары 10.00 сәгатьтә башлана.
Бәйрәм программасында Төркиядән килгән кунакларны каршы алу, милли уеннар һәм уеннар, спорт бәйгеләре, район мари коллективлары чыгышы, Йошкар-Оладан килгән артистлар концерты.
Бу көнне бәйрәм аланында мари милли кухнясы ризыклары белән дә сыйланырга мөмкин булачак.
0+