Сорауга ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Юрий ГЛЕЗДЕНЕВ җавап бирде
ЮХИДИ хезмәткәрләре катнашыннан башка юл-транспорт һәлакәтен ничек итеп формалаштырырга, Мәңгелек ут янындагы мәйданда машина кую мөмкин микән - район халкының бу һәм башка сорауларына ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Юрий ГЛЕЗДЕНЕВ “Радио Агрыз” традицион туры эфирында җавап бирде.
Машина йөртүчеләрдән техник сораулар күп бирелде. Мәсәлән, юл-транспорт һәлакәтен ЮХИДИ хезмәткәрләре катнашыннан башка ничек рәсмиләштерергә.
- Юл-транспорт һәлакәте зыян күрүчеләрдән башка килеп чыкса һәм зыян 100 мең сумнан да азрак тәшкил итә икән - экипаж чакыртырга кирәк түгел. Ике якның да ризалыгы булганда, тәртип бозучы үз гаебен таныганда, сезнең иминият компаниясе тәкъдим иткән схема буенча үзләренә беркетмә төзергә мөмкин. Шул ук вакытта бәрелешү урынын, машинаның юл өлешендә урнашуын фотога төшерергә һәм документларны иминият компаниясенә җибәрергә кирәк.