Әгерҗедә Сабантуй 2024: милли бәйрәм программасы

2024 елның 9 июне, якшәмбе

Бәйрәмне ачу тантанасы 11.00 сәгатьтә булачак


Якшәмбе, 9 июнь көнне, Әгерҗе шәһәр ипподромында район Сабантуе узачак.

Бәйрәм программасы:


10.00-10.45 - Ат чабышлары.
10.45-11.00 - Ат чабышларында җиңүчеләрне бүләкләү. 
11.00 - Бәйрәмне тантаналы ачу.
11.40 - Кыр батырларын һәм авыл хуҗалыгы алдынгыларын бүләкләү.
11.50 - Шәһәр һәм район иҗат коллективларының концертлар программасы. 
12.20-14.20 - Түбән Кама шәһәренең «Нардуган» җыр һәм бию муниципаль ансамбле чыгышы. 
12.30 - Кече сәхнәдә балалар өчен күңел ачу чаралары (балалар иҗаты йорты, балалар сәнгать мәктәбе, шәһәр балалар бакчалары, "Хыял" театр студиясе). 
12.20 - Спорт ярышлары һәм халык уеннары (милли көрәш, капчык киеп йөгерү, чүлмәк вату һәм башкалар). 
15.30-16.00 - ярышларда җиңүчеләрне бүләкләү.

Бәйрәм шулай ук сәүдә мәйданчыклары, аттракционнар, милли ишегаллары, балалар мәйданчыгы, фотозоналар эше оештырылачак. Төркиядән мәртәбәле кунаклар килүе көтелә. Яшь кунаклар өчен балалар уен шәһәрчеге эшләячәк. 

0+

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International