Тиешле рекомендацияләрне Татарстан Росреестры әзерләде
Татарстанның күчемсез милек базары, шул исәптән индивидуаль торак төзелеше, актив үсә. Төзүчеләр күбрәк өлешләр төзү турындагы закон нигезендә шәһәр читендәге күчемсез милек төзү мөмкинлекләренә кызыксыну белдерә.
Исегезгә төшерәбез, хәзерге вакытта аның гамәлдә булуы күпфатирлы йортларга гына түгел, аз катлы торак комплексларда шәхси торак йортлар төзүгә дә кагыла.
Ул гына да түгел, РФ Дәүләт Думасында икенче укылышка индивидуаль торак йортлар төзегәндә эскроу счетлары механизмын таратучы канун проекты эшләп бетерелүе турында белдерделәр. Аның кабул ителүе июль аенда көтелә.
Эскроу - өлешчеләрнең торак сатып алуга кертелгән акчалары саклана торган вәкаләтле банкта исәп-хисап ул. Исәп-хисапта алар төзүче тарафыннан йортны эксплуатациягә кертүгә рөхсәт һәм милек хокукы турында ЕГРНнан өземтәләр белдерелгәнче саклана.
Шуңа бәйле рәвештә, Татарстан Росреестры торак төзелеше базарында кырыгалдарларның хәйләләренә эләкмәскә ярдәм итәчәк рекомендацияләр әзерләде.
Татарстан Росреестры төзелешендә өлешле катнашу шартнамәләрен дәүләт теркәве бүлеге башлыгы Александр Грачев аңлатканча, күпфатирлы яки индивидуаль торак йорт төзегәндә, төзүче оминдивидуаль эшмәкәр була алмый.
Әгәр сүз юридик зат турында барса, төзүче бары тик хуҗалык җәмгыяте генә булырга хокуклы, аның исемен "махсуслаштырылган төзүче" сүзләре үз эченә ала. Ул тиешле төзелеш объектын төзү планлаштырыла торган җиргә хокукларга ия булырга һәм төзелешкә рөхсәт алырга тиеш. Шул ук вакытта проект декларац
Өлешле төзелеш объектларын өлешле төзелештә катнашу шартнамәсе нигезендә сатып алырга планлаштырган гражданнар сагаеп калырга һәм, әгәр:
- төзүче булып гражданин яисә шәхси эшмәкәр чыгыш ясый;
- йорт салучы өлешләп төзүдә катнашу шартнамәсен теркәгәнгә кадәр түләү таләп итә;
- төзүче шартнамәнең башка формасын - заем шартнамәсен, фатирны сатып алу-сату буенча алдан шартнамәне, өлешләп төзүдә катнашуның, вексельне сату-алу, фатирны резервлау һәм башкаларның беренчел шартнамәсен имзаларга тәкъдим итә.
«Үзеңне саклау өчен, төзелешне финанслаганчы, төзүчене җентекләп тикшерергә кирәк. Моның өчен төзелеш компаниясе турындагы бөтен мәгълүматны, шулай ук төзүче турында белешмәләр булган документларны өйрәнү, проект декларациясе белән танышу һәм төзүче кул куярга тәкъдим иткән килешүне бик игътибар белән өйрәнү мөһим. Аны имзалаганчы һәм акча керткәнче, төзелеш компаниясе тәкъдим иткән мәгълүматның чынбарлыкка һәм закон таләпләренә туры килүенә ышанырга кирәк ", - дип ассызыклады Александр Грачев.