- Без бер-беребезне яратабыз, иң мөһиме, - ди Илшат белән Айгөл.
Әгерҗе районы ГХАТ бүлегендә Илшат белән Айгөлнең никахлашу тантанасы булды. Кыска вакытлы ялга кайткан егет - хәрби киемнән, ә кәләш, билгеле инде, ак туй күлмәктән иде. Бу хакта район матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
- Без бер-беребезне яратабыз, иң мөһиме, - ди Илшат белән Айгөл.
- Ирем илебез мәнфәгатьләрен кайгыртып, аның алдына куелган бурычларны үтәгәндә, мин аның өчен ышанычлы тыл булачакмын, һәм әлбәттә инде уртак якты киләчәк турында хыялланачакмын, - ди кәләш.
ЗАГСА хезмәткәрләре яшь парларга никахлашуны теркәү турында таныклык тапшырдылар һәм аларга чиксез бәхет һәм мәхәббәт, бергә шатлык һәм киртәләрне җиңәргә, һәрвакыт бер-берсенә терәк һәм ярдәм итәргә теләделәр.
.jpg)