Әгерҗедә Россия көненә багышланган бәйрәм чаралары узачак

2024 елның 11 июне, сишәмбе

Төп чаралар район Мәдәният йорты янындагы үзәк паркта узачак


12 июньдә илебез Россия көнен билгеләп үтәчәк. Бу көнне Әгерҗедә берничә кызыклы чара үткәрү планлаштырыла. Төп чаралар район Мәдәният йорты янындагы үзәк паркта узачак.

15.00 сәгатьтә биредә үзешчән сәнгать катнашучыларының «Родина моя» дип исемләнгән бәйрәм концерты башлана. Шулай ук монда атлас тасмалардан «Триколор» беләзеген ясау буенча мастер-класслар узачак. Балалар өчен күңел ачу һәм интеллектуаль уеннар оештырылачак. 

12.00 сәгатьтә «Орешник» паркында 2007г.р. һәм аннан да яшьрәк катнашучылар арасында таяклы кросс буенча ярышлар узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International