Район имам-мөхтәсибе Абдулкарим хәзрәт Гыйззәтуллин Әгерҗедә бәйрәмнең ничек узачагы турында сөйләде
16 июньдә мөселманнар Корбан бәйрәмен билгеләп үтәчәк, бу мөселман дөньясының иң төп бәйрәмнәреннән берсе. Бәйрәмнең ничек узачагы турында район имам-мөхтәсибе Абдулкарим хәзрәт Гыйззәтуллин сөйләде:
- Корбан бәйрәме көнне без Әгерҗедәге туганнарыбызны иртәнге 6га көтәбез. Авылларда исә җыю вакытын имам билгели. Корбан бәйрәме һәр йортка җылы, күңел тынычлыгы алып килсен!