Авыл халкы алдында 4500 тонна печән, 38 мең тонна сенаж, 42 мең тонна силос әзерләү бурычы тора.
Район хуҗалыкларында чәчү тәмамлануга нибары ун көн узды. Авыл хезмәтчәннәре ял итәргә дә өлгермәделәр, алар өчен алдагы җаваплы чор җитте. Бу азык әзерләү.
Авыл хуҗалыгы белгечләре раславынча, бер ел да алдагысына охшамаган. Узган ел май аеннан көзгә кадәр яңгырлар булмау сәбәпле терлек азыгы запасын әзерләү зур чыгымнар һәм тырышлык таләп итте. Шулай да авыл халкы сынатмады. Һәр хуҗалык үзенә җитәрлек күләмдә, хәтта артык азык та хәзерләргә мөмкин иде.
Бүгенге көндә район хуҗалыкларында 5450 баш эре мөгезле терлек исәпләнә. Бу узган елга караганда йөз башка күбрәк. Димәк, азык запасы да күбрәк булырга тиеш. Авыл халкы алдында 4500 тонна печән, 38 мең тонна сенаж, 42 мең тонна силос әзерләү бурычы тора. Бу бер шартлы терлеккә 40,1 центнер азык берәмлеге.
Бу атнада «Нәүрүз» хуҗалыгында сенаж өчен күпьеллык үләннәр чаптыруга керештеләр. Юцерна кырларында көчле үзйөрешле чапкыч белән Алекс ИСЛАМОВ идарә итә. Ул 13 ел терлек азыгы әзерләүдә эшли һәм һәр эшнең тәртибен белә.
- Дым җитәрлек булуга карамастан, май салкыннары үләнгә үсәргә мөмкинлек бирмәде. Шуңа күрә аның биеклеге әлегә 30 сантиметр чамасы тәшкил итә. Җылы көннәрдә ул сизелерлек күтәрелә, - ди тәҗрибәле механизатор.