Корбан бәйрәме тынычлыкны һәм яхшылыкны, бөтен дөньяны һәм якыннарны кайгыртуны гәүдәләндерә.
Хөрмәтле райондашлар һәм кунаклар!
Сезне чын күңелдән зур бәйрәм - Корбан бәйрәме белән котлыйм! Бу изге көн Исламның югары әхлакый идеалларын, күп кенә халыклар тарихының һәм мәдәниятенең иң яхшы традицияләрен гәүдәләндерә.
Корбан бәйрәме тынычлыкны һәм яхшылыкны, бөтен дөньяны һәм якыннарны кайгыртуны гәүдәләндерә. Ул диннең гаделлеккә һәм шәфкатьлелеккә өндәгән гомумкешелек нигезләрен хәтерләтә. Мәхәббәт һәм бердәмлек, тәүбә итү һәм гафу итү кебек дин кешеләрне бердәм рухи уртаклыкка берләштерә һәм көчле халыкка әверелдерә.
Мөселман йолаларына тугры калып, сез районыбызның төрле халыкларының үзара аңлашуын, толерантлыгын, милләтара тынычлыгын һәм татулыгын ныгытуга ярдәм итәсез. Бу изге көннәрдә муллык, нык сәламәтлек, шатлык, тынычлык, иминлек һәм чәчәк ату кебек изге теләкләрне кабул итегез!
Ленар НУРГАЯНОВ, Әгерҗе районы башлыгы