Татарстанның 6 меңнән артык гаиләсе ана капиталы акчаларыннан ай саен түләнә торган түләүләр ала

2024 елның 17 июне, дүшәмбе

Ана капиталы акчаларыннан ай саен бирелә  торган түләүләр алу хокукыннан җан башына кереме Татарстанда бер кешегә исәпләнгән ике яшәү минимумыннан - 26 270 сумнан  артмаган 6 155 гаилә файдаланган.

Әгерҗе районы бүлекчәсе хәбәре буенча исегезгә төшерә,   ана капиталы акчаларыннан айлык түләүне 3 яшькә кадәрге һәр балага рәсмиләштерергә мөмкин. Керем исәпләгәндә, ата-аналар һәм балалар ала торган хезмәт хаклары, премияләр, пенсияләр, авыру сәбәпле вакытлыча хезмәткә яраксызлык буенча алган түләүләр һәм башка керемнәр исәпкә алыначак. Айлык түләү суммасы Татарстанда баланың яшәү минимумы күләмен - 12 741 сум тәшкил итә.

Ата-аналар түләү билгеләүне сорап бала тугач ук  яисә бала туганнан соң өч ел дәвамында да мөрәҗәгать итә ала. Әгәр  мөрәҗәгать бала  туу датасыннан 6 айдан да соңга калмыйча бирелгән булса, түләү бала туган көннән билгеләнә. Шул ук вакытта бала туганнан соң мөрәҗәгать иткәнгә кадәр узган айлар өчен айлык түләүләр суммасы исәпләнәчәк һәм ананың счетына күчереләчәк. Әгәр гариза балага  6 ай тулганнан соң бирелсә, түләү мөрәҗәгать иткән көннән билгеләнә.

"Түләү билгеләүне сорап бала туганнан соң өч ел дәвамында теләсә кайсы вакытта мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Түләү башта бер елга билгеләнә. Бер елдан соң гаилә алга таба да ана капиталы хисабына түләү алырга карар кылган очракта яңадан гариза бирергә кирәк,” - дип билгеләп үтте Татарстан буенча Социаль фонд булекчәсе идарәчесе Эдуард Вафин.

Аны Социаль фонд  сайтындагы шәхси кабинет аша, Дәүләт хезмәтләре сайтында,  фондның клиент хезмәтендә яки күпфункцияле үзәккә морәҗәгать итеп тапшырырга мөмкин. 

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, 3 яшькә кадәрге балаларга ана капиталы акчаларыннан айлык түләү алдагы ай өчен  һәр айның 5 нче числосында түләнә. 

Ана капиталыннан файдалану  буенча өстәмә консультацияне 8-800-1-00000-1 номеры буенча Социаль фондның контакт-үзәгенә шалтыратып алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International