Бүген төп бурычларның берсе булып махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү тора.
"Берлектә көч" волонтерлар хәрәкәте активистлары мессенджерда СВО зонасында якташларына ярдәм итү өчен чат булдырды. Бу хакта администрациянең матбугат хезмәте хәбәр итә.
"СВО зонасында булган сугышчыларга ярдәм күрсәтү өчен берләшергә теләүчеләр көннән-көн арта бара. Барыгызга да рәхмәт! Бүген төп бурычларның берсе булып махсус хәрби операциядә катнашучыларның һәм аларның гаилә әгъзаларының ярдәме кала", - диелә хәбәрдә.
СВО зонасына гуманитар йөк җыю дәвам итә. Исегезгә төшерәбез, фронтка Әгерҗе районыннан 78 тоннадан артык гуманитар ярдәм җибәрелгән. Гомуми сумма 51 млн сумнан артык.
Волонтерлар чатына сылтама буенча кушылыгыз.