Профоринтация чарасында булачак һөнәрне сайлау һәм югары уку йортларына керү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар
Бүген Бима мәктәбе базасында “Туган авыл: бүген һәм иртәгә” темасына түгәрәк өстәл узды. Түгәрәк өстәл эшендә район башлыгы урынбасары Илфат Ямалиев, мәгариф идарәсе җитәкчесе Вәсилә Сафиуллина, КФХ вәкилләре, Исәнбай, Кадыбаш, Бима һәм Девәтернә мәктәпләренең 9 һәм 11 сыйныфларын тәмамлаучылар, шулай ук аларның укытучылары сыйныф җитәкчеләре катнашты.
Чара башланыр алдыннан кунаклар «Гаилә һөнәрчелеге» күргәзмәсе белән таныштылар.
Профориентация чарасында булачак һөнәрне сайлау һәм югары уку йортларына керү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Шулай ук чыгарылыш укучылары белән авылда үсеш перспективалары турында да фикер алыштылар.
«Әгерҗе хәбәрләре» газетасының яңа чыгарылышында җентекләбрәк укыгыз
.jpeg)
.jpeg)