Беренче керү 15 августка кадәр көтелә
«Татэнерго» АҖ генераль директоры Хаҗиев Рәүзил Мәгъсүмҗан улы ярдәмендә Әгерҗе котельныйларына 23 млн 730 мең сумлык яңа казаннарга заказ бирелде. Беренче керү 15 августка кадәр көтелә.
Бер казан Үзәк котельныйда урнаштырылачак, калган дүртесе - Ометов урамындагы котельныйда. Хәзерге вакытта проект документациясе әзерләнә, монтаж эшләренә әзерлек, дип хәбәр итә район хакимияте матбугат хезмәте.