Тәртип бозулар ачыкланмаган, кайбер искәрмәләр бетерелгән
Кичә Әгерҗедә социаль учреждениеләр һәм котельныйларны йөреп чыктылар, дип хәбәр итә башкарма комитет җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Рөстәм Латыйпов. Тәртип бозулар ачыкланмаган, кайбер искәрмәләр бетерелгән.
Искәртеп узабыз, Әгерҗе котельныена 23 млн 730 мең сумлык яңа казаннар заказ бирелгән. Беренче керү 15 августка кадәр көтелә. Бер казан Үзәк котельныйда урнаштырылачак, калган дүртесе - Ометов урамындагы котельныйда. Хәзерге вакытта проект документациясе әзерләнә, монтаж эшләренә әзерләнәләр.