Татарстан Росреестры 42 меңнән артык теркәлгән ташламалы ипотека

2024 елның 1 июле, дүшәмбе

Агымдагы елның 6 аенда алар - 7,8 меңнән артык


Бүген, 1 июльдә, йорт төзүчеләргә ярдәм итү өчен, 2020 елда пандемия фонында эшләтеп җибәрелгән дәүләт программасы тәмамланды.  

Аның гамәлдә булган вакытында татарстанлылар 42 меңнән артык ташламалы ипотека рәсмиләштерделәр. Ташламалы ипотека дәүләт программасын гамәлгә ашыруга бәйле рәвештә дәүләт теркәвенә алу турындагы гаризаларның күпчелек өлеше төзелештә өлешләп катнашу шартнамәләренә туры килә - 35 меңнән артык, алга таба сату-алу килешүләре бара - 5,1меңнән артык.

Агымдагы елда 6 ай эчендә - гыйнвар-июнь айларында - Татарстан Росреестры тарафыннан 7 816 ташламалы ипотека теркәлгән.

1 июльдә дәүләт ярдәме белән ипотеканың бер төре генә тәмамланды.  Билгеле булганча, күп кенә гражданнар, ташламалы ипотека кулланып, инвестицияләр кертү максаты белән күчемсез милек сатып алганнар. Әмма гади кешеләр өчен торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ булган гражданнар башка дәүләт программалары гамәлдә булуын дәвам итә. Мәсәлән, 2030 елга кадәр озайтылган гаилә ипотекасы; вакыты чикләнмәгән авыл ипотекасы;IT-ипотека. Шулай ук оборона комплексы укытучылары һәм хезмәткәрләре өчен ташламалы ипотека кредитын киңәйтергә тәкъдим итәләр. Кыскасы, гражданнарның төрле категорияләренә исәпләнгән төрле дәүләт программалары бар ", - дип шәрехләде Татарстан Росреестры җитәкчесе урынбасары Лилия Борһанова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International