Бүләкләү Яшьләр көне кысаларында узды
Казанда Яшьләр көнен бәйрәм итү кысаларында җырчы, Тәбәрле авылында туып-үскән Динар Шәймәрданов “Татарстан Республикасында яшьләр сәясәтен гамәлгә ашырудагы казанышлары өчен” дигән көмеш билге белән бүләкләнде.
Бүләкләү турындагы боерыкка ТР яшьләр эшләре буенча Министры Ренат Садыйков кул куйды.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Динар Әгерҗедә “Яшьлек” паркында Корбан гаете бәйрәмендә чыгыш ясады.