Тиздән бүгенге чыгарылыш сыйныф укучылары өчен дулкынландыргычмизгелләр артта калачак, кичәге укучылар бердәм дәүләт имтиханнарынтапшырачак һәм алар алдында җитди сайлау торачак: ничек абитуриент булырга, югары белем алу өчен кая керергә? 2024 елның 23 маенда Татарстан Республикасы Рәисенең Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсеинициативасы белән Казан Кремлендә Татарстан Республикасы югары укуйортларына керү өлкәсендә коррупцияне профилактикалау мәсьәләләребуенча киңәшмә узды. Тема буенча фикер алышуда Идарә, республика министрлыклары һәм ведомстволары, җирле үзидарә органнары, Татарстан Республикасы югары уку йортлары һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләрекатнашты. Фикер алышуның актуальлеге Татарстан Республикасы Икътисадминистрлыгы тарафыннан ел саен үткәрелә торган Халыкның коррупция турындагы фикерен социологик тикшерү нәтиҗәләре белән раслана. Мәсәлән, 2021 елдан башлап, гражданнар фикеренчә, югары белем бирүөлкәсе коррупция дәрәҗәсе буенча лидерлык позицияләрен биләп тора (2021 ел - 2 урын, 2022 ел - 1 урын, 2023 ел - 1 урын). Югары уку йортларынакергәндә проблемалы мәсьәләләр республика массакүләм мәгълүматчараларында чагылыш таба. Күрсәтелгән өлкәдә гражданнарга җитәрлекмәгълүмат бирмәү коррупцион куркынычлар тудырырга һәм гомумән югарыбелем алу турында тискәре фикер формалаштырырга мөмкин. Моныбулдырмас өчен, халыкка хокукый белем бирү һәм коррупция күренешләренәтискәре мөнәсәбәт формалаштыру кирәк. Нәкъ менә шуңа күрә республикадаабитуриентларның югары уку йортларына керүенең төп аспектлары, әлегепроцессны хокукый җайга салу, якларның хокуклары һәм бурычлары, дәүләтхакимияте органнарының әлеге өлкәдә закон таләпләренең үтәлешенконтрольдә тоту вәкаләтләре һәм билгеләнгән кагыйдәләрне бозган өченҗаваплылык яктыртыла.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы