Инвестиция проектының планлаштырылган гомуми бюджеты 350 млн сумга якын тәшкил итәчәк
Әгерҗе районында сәнәгать паркын ачу планлаштырыла, дип яза район матбугат хезмәте. Инвестиция проектының планлаштырылган гомуми бюджеты 350 млн сумга якын тәшкил итәчәк.
«Унипарк» ҖЧҖ генераль директоры Марат Шакиров сүзләренә караганда, Татарстан Республикасы Инвестицион советы утырышында бу эшкуарлар өчен әзер инфраструктура булачак. Яшелчәләрне һәм җиләк-җимешләрне сублимлаштыру юлы белән киптерүне гамәлгә ашыручы беренче резидентлар бар инде, шулай ук сәнәгать производстволары өчен газ җиһазлары төзү һәм башкалар.
Элегрәк ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина болай дип белдерде: «Әгерҗе халкының 25%ы Ижауга хезмәт миграциясе алып бара, һәр төбәккә эшкә йөри. Әгерҗе районында сәнәгать паркы бик кирәк».