Җәйге каникулларда балалар китапханә лагеренда була ала

2024 елның 3 июле, чәршәмбе

Оештыручылар билгеләп үткәнчә, лагерь бушлай һәм анда 6 яшьтән алып 12 яшькә кадәрге балалар йөри ала.


8 июльдән 12 июльгә кадәр Әгерҗедәге үзәк балалар китапханәсе базасында "Книжная радуга" җәйге китапханә лагере эшләячәк. 

Лагерь программасында: иҗади конкурслар, бию флешмобы, мастер-класслар, әдәби чаралар, кызыклы очрашулар һәм башкалар.

Оештыручылар билгеләп үткәнчә, лагерь бушлай һәм анда 6 яшьтән алып 12 яшькә кадәрге балалар йөри ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International