SPF - Sun Protector Factor сүзенең кыскартылган аббревиатура варианты, анытурыдан-туры «кояштан саклану факторы» дип тәрҗемә итәргә мөмкин. Бу сезнеңтирегезнең UV дозасын кичерәчәген аңлата. Мәсәлән, 30 SPF факторы булган кызынукремы нурланыш дозасын кулланмыйча 30 тапкыр күбрәк алырга мөмкинлек бирәчәк.
Кояшта пешүдән саклау кремын сайлаганда, сез нинди төр кешегә туры килүегезнеачыклагыз. Дүрт төр бар:
Кельт төре. Бу кешеләр фарфор тире белән аерылып торалар, аларның чәчләре ачык алсуяки кызыл булырга мөмкин. Күзләре гадәттә ачык төстә. Аларның борыны һәм яңакларыеш кына сипкелләр белән капланган. Мондый кешеләр бик тиз (нибары 15 минут эчендә) кояшта пешәргә мөмкиннәр. Шуңа күрә аларга кремның саклау дәрәҗәсе 50 SPF булганыкирәк.
Ачык Европа төре. Мондый төр вәкилләре ачык алсу тире, ачык чәч һәм күзләре беләнаерылып тора. Бу кешеләр шулай ук актив кояштан куркалар. Алар өчен ким дигәндә 30 SPF факторы булган крем туры килә.
Караңгы Европа төре. Монда өстенлек итүче үзенчәлек — кара төстәге тире, кара чәч. Мондый кешеләрнең еш кына күзләре көрән була. Аларның тиреләре тыгыз һәм караңгыбулганга күрә, 10 SPFбулган аз гына саклану кирәк.
Урта диңгез төре. Бу кешеләр кара тире иясе булу сәбәпле тиз һәм пешмичә кояштакызыналар. Алар кара чәчле һәм көрән күзле. Махсус саклану таләп ителми, аларга SPF-факторы 8гә кадәр булган кремнар туры килә.
Шуны истә тотарга кирәк: бернинди кояштан саклану кремы да (хәтта иң кыйммәтле һәмэффектив дип саналганы да) тирене UV нурланышыннан саклый алмый, шуңа күрә төпкагыйдәне үтәргә кирәк, кояш ванналары өчен иң куркынычсыз вакыт, иртән 11 сәгатькәкадәр, кич 16 сәгатьтән соң.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы