Кулланучы әлифбасы: кабартыла торган бассейннар сайлыйбыз
Бакчачыларның күпчелеге үз участогында балалар өчен яки бөтен гаилә өчен җәйге ял үзәгенә әверелерлек бассейн урнаштырырга хыяллана. Кызганычка каршы, стационар конструкцияләр һәркемнең дә хәленнән килми, әмма бу хыялдан баш тартырга кирәк дигәнсүз түгел, чөнки сатуда зур ассортиментта кабартыла торган бассейннар бар. Алар акчаһәм вакытны сакларга теләүчеләр өчен бик кулай. Сатуда иң кечкенәләр өчен модельләрдә, зур компаниянең ял итүенә исәпләнгән 6 метрлы конструкцияләр дә табарга мөмкин, әмма бассейнның зурлыгы сатып алганда исәпкә алу мөһим булган бердәнбер нәрсә түгел. Заманча кабартыла торган бассейннар өч катлы поливинилхлорид пленкадан эшләнә, аныңныклыгы су һәм су коенучы кешеләрнең йөкләнешенә түзәрлек. Пленка калынрак булса, яхшырак. Зур бассейннар өстәмә рәвештә полиэстер челтәре белән ныгытыла, мондыйарматуралау әйбернең ныклыгын һәм ышанычлылыгын арттыра. Тагын бер вариант – конструкцияне алюминий нечкә диварлы торбалардан каркас белән ныгыту. Гадәттә, бассейннар түгәрәк яки овал формада, сирәгрәк турыпочмаклы була. Алар төрле зурлыктабулырга мөмкин, 25 литрдан 45 тоннага кадәр су сыйдырышлы, 1 метрдан 6 метрга кадәрозынлыкта, таулар, фонтаннар, бөтен уен комплекслары белән җиһазландырылырга яки һава белән массаж ясау мөмкинлеге булырга, бер төсле яки ниндидер темагастильләштерелгән булырга (пиратлар, мультяш геройлар) мөмкин яки үтә күренмәлебулырга мөмкин. Өрмәле конструкцияләр барлык бассейннар арасында, һәрхәлдә, безнеңякларда киң таралган. Аларның популяр булу сәбәпләре түбәндәгечә:
- арзан бәя;
- зур ассортимент;
- урнаштыру җиңел;
- күчереп йөртү мөмкинлеге бар.
Кабартыла торган бассейннарның кимчелеге - озак еллар кулланып булмай. Өрмәлебассейнның бәясе стационар аналогны торгызу бәясе белән чагыштырырлык булмаса да, һәркем үз акчасына сыйфатлы әйбер алырга тели, ул төгәл берничә сезон хезмәт итәчәк, шуңа күрә ышанычлы җитештерүчегә өстенлек бирү яхшырак. Ахырда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы белгечләре гарантия булу-булмавын ачыкларга киңәш итә. Намуслы җитештерүче 1 елданда ким булмаган гарантияле чор тәкъдим итә. Бу саклык чарасы һәм эштә чиста булукабартыла торган бассейнны озак вакыт тиешле хәлдә сакларга ярдәм итәчәк.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы