Ачкычлар идарә рәисе Рөстәм Ваһаповка тапшырылды
Бүген Казанда халыкара агросәнәгать күргәзмәсе узды. Чара кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республика кулланучылар кооперациясе оешмаларына яңа автомобильләр тапшырды.
Яңа автолавкаларга ия булучылар арасында безнең Әгерҗе районы да бар. Ачкычлар идарә рәисе Рөстәм Ваһаповка тапшырылды.
Фургон суыткыч витрина, автоном су белән тәэмин итү, ГЛОНАСС спутник мониторингы системасы һәм товарларын сатып алу өчен шкаф белән җиһазландырылган.