Әгерҗедә яшәүче тыл һәм хезмәт ветеранын олуг юбилее белән котладылар

2024 елның 5 июле, җомга

Габдерәүф Габдрахмановка бүген 95 яшь тулды

Ул тумышы белән Саба районы Шекше авылыннан. Бүгенге көндә Әгерҗе шәһәрендә улы Альберт, килене Зөлфия янәшәсендә бәхетле картлык кичерә.

Аны гомер бәйрәме белән район Башкарма комитеты җитәкчесе Илгиз Салихов тәбрикләде, Габдерәүф агага саулык-сәламәтлек теләде. Ул Россия президенты Владимир Путин һәм район башлыгы Ленар Нургаяновның котлавын җиткерде, бүләкләр тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International