Татарстан Республикасы территориясендә 2024 елның 6 июленә гадәттән тыш хәлләр барлыкка килүне алдан кисәтү

2024 елның 5 июле, җомга

Урманнарга югары янгын куркынычы турында кисәтү.

2024 елның 2 июленнән 8 июленә кадәр Татарстан территориясендә урманнарда янгын куркынычы югары (4 класс) булуы көтелә.

Куркыныч метеорологик күренеш турында штаб кисәтүе.

2024 елның 4, 5, 6 июлендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән 37 градуска кадәр көчле эсселек көтелә.

Алмашынучан болытлы һава.

Җитди явым-төшемсез.

Җил көньяк-көнчыгыштан, көньяктан 6-11 м/с, көндез һәм кичен урыны белән 15-20 м/с тизлектә.


Төнлә минималь температура  18... 22˚.

Көндез иң югары температура  32.. 37˚.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International