ГХАТ бүлеге начальнигы Гөлнара Гайфуллина яшь парларны шундый әһәмиятле вакыйга һәм бәйрәм белән котлады
Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә Руслан һәм Разина Кучумовлар, Рөстәм һәм Ләлә Камалиевларның никахларын теркәү тантанасы булды.
Гаилә төзү - теләсә кайсы кеше язмышында иң шатлыклы, тантаналы, дулкынландыргыч һәм көтелгән вакыйга.
ГХАТ бүлеге начальнигы Гөлнара Гайфуллина яшь парларны шундый әһәмиятле вакыйга һәм бәйрәм белән котлады, беренче гаилә документын - никахлашу турында таныклык тапшырды.
Яшь пар никахлашу турындагы актка үз имзаларын куйган, балдаклар алышкан һәм туганнарыннан һәм якыннарыннан котлаулар кабул иткән.
.jpg)