Әгерҗе районында яңа оператив-профилактик чара башланды

2024 елның 10 июле, чәршәмбе

Профилактик рейдлар 17 июльгә кадәр дәвам итәчәк


Бүгенге көннән Әгерҗе районы территориясендә «Каршы як полоса» дигән яңа оператив-профилактик чара башланды.

Машина йөртүчеләр юл билгеләре таләпләрен һәм каршы хәрәкәт полосасына чыгуны тыя торган юл билгеләрен бозу сәбәпле авария очракларын киметүгә юнәлтелгән профилактик рейдлар 17 июльгә кадәр дәвам итәчәк.

Районның ЮХИДИ хезмәткәрләре һәр сәфәр алдыннан автомобильчеләргә барлык кирәкле документларның һәм аларның гамәлдә булу срокларын тикшерергә, юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәргә һәм штрафларны вакытында түләргә киңәш итәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International