Көн тәртибе
11 июльдә сәгать 8дә хакимиятнең актлар залында Әгерҗе муниципаль районы Советының XXXVIII утырышы була.
Көн тәртибе:
1. 2024 елның 1 яртыеллыгында Әгерҗе районы җирле үзидарә органнарында гражданнарның мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе турындагы законнарның үтәлеше хакында.
2. Әгерҗе районы муниципаль мөлкәте реестрын алып бару тәртибен раслау турында.
3. “Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы милкендәге, торглар үткәрмичә бирелгән җир кишәрлекләре өчен аренда түләве күләмнәрен билгеләү тәртибе турындагы нигезләмәне раслау хакында” 2018 елның 28 декабрендәге 33-6 номерлы район Советы карарына үзгәрешләр кертү турында.
4. «Татарстан Республикасының Әгерҗе муниципаль районында балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссия төзү турында» Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы Советының «Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районында балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссия төзү турында» 2020 елның 22 октябрендәге 33-5 номерлы карарына өстәмәләр кертү хакында» Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы Советының 14.12.2023 номерлы карарына үзгәрешләр кертү турында.
5. Бюджет тәэмин ителешен тигезләүгә дотацияне физик затлар керемнәренә салымнан 2024 елга һәм 2025-2026 еллар план чорына күчерелгән өстәмә норматив белән алмаштыруны килештерү турында.
6. «Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районының җирле үзидарә органнары контроль-хисап органы рәисе, муниципаль хезмәткәрләрнең үз вәкаләтләрен даими нигездә гамәлгә ашыручы җирле үзидарәнең депутатларының, сайланулы вазыйфаи затларының хезмәте өчен түләүгә чыгымнарны формалаштыру нормативлары турында» Әгерҗе районы Советының 26.10.2022 номерлы карарына үзгәрешләр кертү хакында.
**
Утырышка район Советы депутатлары, оешма-учреждениеләр җитәкчеләре, авыл җирлекләре башкарма комитетлары җитәкчеләре урынбасарлары, Иҗтимагый совет һәм Яшьләр парламенты әгъзалары чакырыла.