Татарстан Росреестрында бакча җирләренә кадәр бушлай газ үткәрү турында сөйләделәр

2024 елның 10 июле, чәршәмбе

Татарстанда социаль догазификация шартларына 196 бакча ширкәтендә 16,5 мең йорт керә.


РФ Президентының СНТ бушлай догазификациясе буенча йөкләмәсен гамәлгә ашыру максатларында Росреестр бакчачылар өчен методик пособие эшләде, ул гади һәм үтемле формада гражданнарга әлеге социаль программада катнашу процедурасын ачыкларга ярдәм итәчәк.

Исегезгә төшерәбез, 2024 елның февралендә Федераль Җыенга юлламасында дәүләт башлыгы торак пунктлар чикләрендә бакчачылык ширкәтләрен социаль газлаштыру программасына кертү кирәклеге турында белдерде. Сүз торак пунктларда торак йортлар урнашкан бакча җир кишәрлекләре чикләренә кадәр бушлай газ үткәрү турында бара.

Татарстан Росреестрында аңлатуларынча, кыска методик пособиедә программада катнашу өчен кирәкле шартлар язылган:

1. СНТ торак пункт чикләрендә булырга тиеш.

2.Тулаем пункт газлаштырылган булырга тиеш яисә газлаштыру программасы агымдагы елда СНТ чикләренә кадәр газ челтәрләре төзүне күздә тота. СНТ догазификациясе план-графиклары субъектларның хакимият органнары тарафыннан раслана.

СНТ догазификациясе программасыннан өч адымда файдаланырга мөмкин.

Беренче адым. Беренче чиратта, милекчегә торак йортка милек хокукын теркәргә кирәк, әгәр ул моны эшләмәгән булса. Игътибар итәргә кирәк, әгәр участокта бакча йорты булса, аны торак йортка күчерергә кирәк (РФ Хөкүмәтенең 2006 елның 28 гыйнварындагы 47 номерлы карары нигезендә). Бакчачының җир кишәрлегенә хокуклары булмаган очракта, ул 2031 елның 1 мартына кадәр аны, 25.10.2001 № 137-ФЗ номерлы Законның 3 статьясындагы 2.7 пунктында каралган очракта, милеккә сату үткәрмичә сатып алырга мөмкин.

Икенче адым. СНТ әгъзаларының гомуми җыелышын уздырырга кирәк, анда анда урнашкан торак йортларны догазификацияләү турында карар кабул ителергә тиеш. Шулай ук СНТда газ бүленеше челтәрен төзү өчен гомуми билгеләнештәге җир кишәрлеген түләүсез бирү һәм СНТныкы булган газ бүлү челтәрләренә бушлай тоташтыру мәсьәләсе буенча фикер алышырга кирәк.

Шуны билгеләп үтү мөһим: газ белән тәэмин итү системасының җир асты объектларыннан файдалану өчен, СНТ гомуми кулланыштагы җир кишәрлегеннән файдалану аңа хокукларны рәсмиләштермичә (мондый объектларга хокукларны дәүләт теркәвенә алганнан соң) гамәлгә ашырылырга мөмкин.

Өченче адым. Гариза бирелә һәм торак йортны газ белән тәэмин итү челтәренә техник тоташтыруга шартнамә төзелә. Моны аерым милекчеләр дә, СНТ ның билгеләнгән вәкиле дә алар исеменнән эшли ала. Методик ярдәмлектә техник тоташтыру турында шартнамә төзү турындагы гаризага кушымта итеп бирелә торган документлар санап кителгән.

Социаль догазификация программасында катнашу процедурасын хәзер үк ачыкларга мөмкин.

«Газ челтәрләре газлаштырылган торак пунктлар чикләрендә урнашкан коммерциягә карамаган бакчачылык ширкәтләрендә гражданнарның җир кишәрлекләре чикләренә кадәр түләүсез үткәреләчәк. Торак йортка һәм җир кишәрлегенә милек хокукы теркәлергә тиешлегенә игътибар итәм. Тоташтыру турында гариза йорт хуҗалары тарафыннан да, СНТ рәисе тарафыннан да бирелергә мөмкин. Социаль догазификация шартларына, безнең алдан исәпләүләр буенча, Татарстанда 196 бакчачылык ширкәтендә 16,5 меңгә якын йорт биләмәләре эләгә ", - дип ачыклык кертте Татарстан Росреестры җитәкчесе урынбасары Нияз Галиәкбәров.

Татарстан Республикасы Бакчачылар берлеге идарәсе рәисе Илья Слесарский: «Бүгенге көндә газ бакчачылык ширкәтләрендә бик кирәк, кешеләр моны бик көттеләр. Күпләр хәзер таш джунглидагы фатирлардан бакчаларга күчәләр, анда ел әйләнәсе яшәргә яки ял итү өчен файдаланырга була. Әгәр дә газ, җылылык булса, бу барысы өчен дә яхшы булачак. Процесс, бәлки, тиз һәм гади булмас, әмма коллектив - Росреестр, Газпром һәм Бакчачылар берлеге - без ерып чыгарбыз".

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International