Әгерҗе районында яңа урын

2024 елның 11 июле, пәнҗешәмбе

Әгерҗе шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе билгеләнде


Әгерҗедәге башкарма комитет җитәкчесе итеп Илнар Баһадир улы Гыйззәтуллин билгеләнде, дип хәбәр итә район матбугат хезмәте.

Аның кандидатурасын бертавыштан район советы депутатлары хуплады, ә район башлыгы Ленар Фәридович Нургаянов җитәкчегә җаваплы эшендә уңышлар теләде.

Илнар Гыйззәтуллин билгеләп үткәнчә, шәһәрдә республика һәм федераль программалар кысаларында төзекләндерү буенча зур эш алып барыла. Ул алга таба программаларны тормышка ашыруны һәм файдалануга тапшырылган объектларны сыйфатлы итеп карап тотуны төп бурыч итеп күрә. Планнарда - коммуналь хезмәтләрнең сыйфатын күтәрү, юлларны төзекләндерү, гражданнар мөрәҗәгатьләре белән актив эш итү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International