Янгын сәбәпләре ачыклана
Өч көн эчендә янгын сүндерүчеләр районның шәхси хуҗалыкларында янгын сүндерүгә ике тапкыр чыктылар.
5 июльдә кичке 8 сәгатьләр тирәсендә янгын сүндерү частена Кичкетаң мунчасы яну турында хәбәр килеп төшә. Беренчел сәбәп - мичне эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу.
7 июль кичендә Девәтернәдә шулай ук шәхси хуҗалыкта да янгын чыккан. Мунча белән каралты-кура янып бетте. Янгын сәбәпләре ачыклана.