Кабул итү һәр сишәмбе саен уза
Район башлыгы Ленар Нургаянов һәр сишәмбе гражданнарны кабул итә. Очрашулар җаваплы хезмәтләр һәм бүлек җитәкчеләре катнашында уза.
Аларның чираттагысы бүген, 16 июльдә узды. Сорауларның бер өлешен халыкны кабул итү барышында хәл итү мөмкин булды, ә вакыт таләп ителә торган сораулар башлык тарафыннан контрольгә алынды.
Кабул итүгә теләге булган һәр кеше 2-16-59 телефоны номеры белән языла яисә түбәндәге адрес буенча килә ала: Әгерҗе шәһ., Гагарин ур., 13 й., 18 каб.