Әгерҗе районы сугышчылары махсус хәрби операция зонасында үзләрен лаеклы яктан күрсәттеләр

2024 елның 18 июле, пәнҗешәмбе

Илдар Расулов һәм Леонид Исаков үзләрен бары тик уңай яктан гына күрсәттеләр


Район матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, район башлыгы Ленар Нургаянов исеменә 31832 нче гаскәр часте командиры һәм 15 нче аерым гвардия мотоатыш бригадасы командиры тарафыннан Рәхмәт хатлары килгән. "Эшлекле сишәмбе" киңәшмәсе барышында аларны тантаналы шартларда хәрби комиссар Галиев Илгиз укыды.

Билгеләп үтелгәнчә, хезмәт үтү чорында якташларыбыз Илдар Расулов һәм Леонид Исаков үзләрен бары тик намуслы, җаваплы һәм кыю хәрби хезмәткәрләр буларак кына уңай яктан күрсәттеләр. Рәхмәт хатлары Күләгәш авыл җирлеге башлыгы һәм хатыны тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International