Иртә таңнан волонтерлар югалган Мишаны эзләргә чыктылар

2024 елның 18 июле, пәнҗешәмбе

Миша ак бизәкле кара футболка, джинс шорты һәм кара кроссовкалар кигән иде.


Әгерҗедә югалган 13 яшьлек Михаил Нуриевны эзләү дәвам итә. Малайның Азиат урамындагы йорттан билгесез юнәлештә китүе билгеле. Үзе белән аның кара төстәге спорт велосипеды бар иде.

Югалган көнне Миша ак бизәкле кара футболка, джинс шорты һәм кара кроссовкалар кигән. Буе 160, ябыграк гәүдәле, кара чәчле.

Иртә таңнан яшьләр үзәге волонтерлар белән бергә югалганны эзләү белән шөгыльләнә. Катнашырга теләүчеләр түбәндәге номерларга шалтырата: 89061167945 - Марина, 89033188887 - Лилия.

Югалган кеше турында нинди дә булса мәгълүмат булган һәркемгә 02, 102 номерлары буенча полиция бүлегенә шалтырату үтенече.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International