Югалган кеше турында нинди дә булса мәгълүматка ия булсагыз, шалтыратыгыз: 102, 02, 89172604743, 89827959391
Әгерҗе районында өченче көн югалган 13 яшьлек Михаил Нуриевны эзлиләр. 15 июльдә малай Азиат урамындагы йорттан билгесез юнәлештә киткән, шуннан бирле аның кайда булуы билгеле түгел. Мишаның үзе белән кара спорт велосипеды, Приметлар: буе 160, ябыграк гәүдәле, кара чәчле.
Иртә таңнан волонтерлар эзләүгә чыкты. Малайның балыкчы булып мавыгуы, табигатьтә булырга, походларда йөрергә яратуы турында хәбәр ителә. Шуңа күрә, беренче чиратта, битараф булмаган әгерҗелеләр якын-тирәдәге сулыкларны, урманнарны, ташландык корылмаларны әйләнеп чыктылар. Әмма, кызганычка каршы, эзләүләр уңай нәтиҗәләр бирмәгән.
Волонтерлар үз эшен алга таба да дәвам итәчәк. Теләгән кешеләрне 17.30да яшьләр үзәге янында көтәләр.
Югалган кеше турында нинди дә булса мәгълүматка ия булсагыз, шалтыратыгыз: 102, 02, 89172604743, 89827959391.