Визит кысаларында ул район башлыгы Ленар Нургаянов белән гражданнарны кабул итте
17 июльдә РФ Дәүләт Думасы депутаты Анатолий Иванов Әгерҗе районында булды. Визит кысаларында ул район башлыгы Ленар Нургаянов белән гражданнарны кабул итте. Шуннан алар шәһәр буйлап йөреп чыктылар.
“Барлык мәсьәләләрне дә комплекслы хәл итүне дәвам итәчәкбез, республика һәм федераль программаларга мөрәҗәгать итәбез”, - дип язды район башлыгы үзенең социаль челтәрләрендә, очрашуга йомгак ясап.
.jpg)