Бүген без күчемсез милеккә хокукларны теркәүне туктатып тору процедурасына җитди үзгәрешләр кертергә җыенган Росреестрның закон проекты белән җентекләбрәк тикшерербез.
Татарстанда күчемсез милекне рәсмиләштергәндә туктатып тору саны уртача 1% тәшкил итә һәм нибары 0,3% - бу документларны карамыйча кире кайтару. Хәзер гражданнар судка кадәр бары тик кадастр исәбен туктатып тору турындагы карарга гына шикаять бирә алалар. Әмма Дәүләт Думасы тарафыннан 2026 елның 1 гыйнварында үз көченә керергә мөмкин яңа закон проекты кабул ителү белән вәзгыять нык үзгәрәчәк.
Шикаятьнең яңа тәртибе.
Хокукларны теркәүне туктатып торуга шикаять бирү өчен махсус апелляция комиссияләре төзеләчәк:
Төбәк комиссиясе - конкрет төбәк чикләрендә урнашкан дәүләт теркәве органнары карарларына шикаятьләрне карый.
Төбәкара комиссия - берничә төбәктә урнашкан дәүләт теркәве органнары карарларына шикаятьләрне карый.
Үзәк комиссия - Росреестрның үзәк аппараты карарларына шикаятьләрне карый.
Комиссияне сайлау дәүләт хезмәтен күрсәтүне туктатып торган дәүләт теркәве органына бәйле. Мәсәлән, теркәү Татарстан Росреестрының территориаль бүлеге тарафыннан туктатылган булса, шикаятьне республиканың төбәк комиссиясенә тапшырырга кирәк булачак.
Шикаять бирү ысуллары.
Шикаятьне шәхсән үзе бирергә була, Дәүләт хезмәтләре порталы аша һәм почта аша. Шикаятьне тапшыру һәм карау сроклары.
Теркәлүне туктатып тору турында карар чыгарганнан соң, апелляция комиссиясенә шикаять бирү өчен сезнең 15 эш көне булачак. Апелляция комиссиясе сезнең шикаятьне аны алганнан соң 15 эш көне дәвамында караячак. Карау тәмамланганнан соң, комиссия теркәүне туктатып тору турындагы карарны раслау яки гамәлдән чыгару турында карар чыгарачак.
Шикаятьнең яңа тәртибе хокукларны теркәүне туктатып торуга бәйле бәхәсләрне хәл итү процессын гадиләштерергә һәм тизләтергә тиеш.